Бүген Түбән Кама районының Байгыл авылында капиталь ремонттан соң ФАП ачылды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Кама Аланы район хастаханәсенең Байгыл фельдшер-акушерлык пунктында түбә, фасад яңартылган, биналарга косметик ремонт ясалган, җылылык һәм су белән тәэмин итү җайга салынган, элек булмаган санузел ремонтланган, яңа ишекләр куелган. Биредә процедура һәм педиатрия кабинетлары, шулай ук фельдшер кабинеты бар.

Фельдшер-акушерлык пункты Байгыл һәм Байданкино авылларыннан 120 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

"Безгә шундый бина ясадылар, шундый матур! Без бик шат! Тырышканнарның барысына да зур рәхмәт!",- дип рәхмәт белдерде Байгыл авылында яшәүче Раиса Васильевна.

Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International