Алабуга районының Танай балалар бакчасында балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә багышланган атна узды.
Җирле амбулаториядән шәфкать туташы Регина Леонидовна балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрде һәм көч күнегүләре белән физкультура оештырды.
Балалар дөрес туклануның һәм физик активлыкның мөһимлеген белделәр, ә көч күнегүләре күтәренке кәеф һәм күтәренке рух бүләк итте!