Чистай район үзәк хастаханәсе карамагында тире аша коронар тыкшынулар (инфаркт, инсульт, стенокардия, аневризм һ.б. дәвалау өчен аз инвазив процедуралар) үзәге ачыла. Шушы көннәрдә район белгечләре командасы Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтүнең тулы циклын өйрәнде.
Республика клиник хастаханәсенең "Кардиокомандасы" кан тамырлары үзәгенең барлык звеноларын: кабул итү бүлегеннән алып операция бүлмәсенә һәм реанимация бүлегенә кадәр күрсәтте. Клиникадагы логистикага һәм ярдәм күрсәтү тизлегенә пациентның тормышы үзе генә түгел, ә аның сыйфаты да бәйле.
Якын арада Татарстанның Республика клиник хастаханәсе белгечләре районда кан тамырлары үзәгенең эшен җайга салырга ярдәм итәчәк. Яңа тире аша коронар тыкшынулар үзәкләре Татарстанда 2019 елдан 2026 елга кадәр ТР Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» программасы ярдәмендә ачыла.