Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев эш сәфәре кысаларында Түбән Кама районының Болгар авылындагы ФАПта булды. Авылда хәзерге заман таләпләренә туры килә торган модульле ФАП узган ел барлыкка килде һәм Болгар авылының 230 тирәсе кешесенә, Кызыл Яр һәм Югары Ключ авылларының 230 кешесенә хезмәт күрсәтә.
Күрше Байгыл авылында ремонттан соң ФАП ачылды, ә сез инде бер ел бу искиткеч фельдшер-акушерлык пунктыннан файдаланасыз, ул сезгә ярдәм итәр, дип ышанам!", - Альмир Абашев халыкка мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, барлык эшләр дә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында халыкка квалификацияле медицина ярдәмен авылдан чыкмыйча оператив алу өчен башкарылган.
.jpeg)