Бүген Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны үстерү буенча фәнни-технологик советы утырышы узды.
Алдынгы клиникалар вәкилләре, экспертлар һәм медицина җәмәгатьчелеге фикерләре лидерлары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге фәнни-технологик үсеш буенча проектлар турында фикер алыштылар, эшнең өстенлекләрен билгеләделәр.
Исегезгә төшерәбез, фәнни-технологик совет бу елның 1 июлендә тармакта технологик лидерлыкка ирешү, гамәли медицинага трансляцияләү потенциалына ия булган прогрессив фәнни эшләнмәләрне, сәламәтлек саклау инфраструктурасын үстерү өстенлекләрен сайлау максатларында төзелде, ахыр чиктә халыкка хәзерге заман медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын яхшырту өчен.
