Дәрвишләр бистәсендә яңа балалар стоматология поликлиникасы барлыкка киләчәк

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Казанда Республика стоматология поликлиникасының яңа бүлеге ачылуга әзерләнә.

Дәрвишләр бистәсендә яңа балалар стоматология поликлиникасы барлыкка киләчәк. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

Республика стоматология поликлиникасы филиалы башкаланың Совет районында, шулай ук Биектау һәм Арча районнарында яшәүче балаларга хезмәт күрсәтәчәк.

Поликлиника Совет урамы, 22а йортының беренче катында урнашкан. Биналарның мәйданы 340 кв. м.

Капиталь ремонт республика бюджеты хисабына башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International