Татарстан командасы трансплант-футбол буенча Бөтенроссия ярышларында беренче урынны яулады

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

3 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Самарада адаптив футбол буенча «Корыч ихтыяр» Бөтенроссия ярышларының икенче этабы узды.

Татарстан командасы трансплант-футбол дисциплинасында җиңүче булды. Анда органнар трансплантациясен кичергән һәм диализда булган уенчылар чыгыш ясый.

Шулай ук өч көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча бу дисциплинада иң яхшы уенчы дип команда капитаны Андрей Гришкин танылды.

Әлеге уникаль турнир Россиянең 24 төбәгеннән 60 тан артык команда составында 600 дән артык кешене берләштерде.

Трансплант-футбол дисциплинасы беренче тапкыр алты ир-ат һәм өч хатын-кыз командасы белән тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы командасы турнирны җиңелүсез узды һәм финалда Рязань өлкәсе командасын 1:0 исәбе белән җиңеп, беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International