Бүген Азнакай районының Кәтем авылында яшәүчеләр тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетүен билгеләп үттеләр.
Аны «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзегәннәр. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан бара. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
