Алабуганың танылган неврологы Гасан Әхмәдов вафат булды

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәшһүр невролог, Алабуга  район үзәк хастаханәсенең кан тамырлары бүлеге мөдире Әхмәдов Гасан Абдулла улының вафаты турында тирән кайгы белән хәбәр итәбез.

Ул озакка сузылган авырудан соң 2025 елның 10 сентябрендә, үзенең 59 яшен тутырган көнне вафат булды.
Гасан Абдулла улы 36 ел гомерен медицинага багышлаган, шуның 15 елдан артыгын Алабугага эшләгән.
Ул 1989 елда Дагыстан дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм 2023 елдан Алабуга үзәк район хастаханәсенең неврология бүлегендә, аңа нигез салынганнан бирле эшли.

Аның җитәкчелегендә 2023 елда Алабуганың кан тамырлары бүлеге югары нәтиҗәләргә иреште, геморрагик инсульттан иң аз үлем күрсәткече буенча Татарстандагы 20 кан тамырлары үзәге арасында беренче урынны алды.
Алабуга район үзәк  хастаханәсе коллективы зур югалту кичерде. Гасан Абдулла улы югары квалификацияле табиб кына түгел, ә сизгер, ярдәмчел кеше дә, хезмәттәшләренең һәм пациентларының лаеклы хөрмәтен дә казанган.
Гасан Абдулла улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Гасан Абдулла улын Дагыстанда җирләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International