Исегезгә төшерәбез, бүген Бердәм тавыш бирү көне!
Республикада Татарстан Республикасы Рәисен, муниципаль депутатларны һәм Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар старт алды.
Иртәдән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев тавыш бирде. Ведомство җитәкчесе Татарстанлыларның бүген нинди сайлау ясавының мөһимлеген билгеләп үтте, республикабызның алга таба үсеше шуңа бәйле.
