Кичә Балтач районының Югары Ушма авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пунктына эш сәфәре булды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров катнашты.
Хәзерге заман модульле ФАП «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә төзелгән.