Яңа туган балалардан алып юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә кадәр: донор каны кемгә ярдәм итә

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллы кан үзәгендә врач-трансфузиолог Солдатова Ирина Валерьевна эшли. Аның медицина стажы 25 елдан артып киткән, ә соңгы 15 елда ул нәкъ менә трансфузиология белән шөгыльләнә. Бүген Ирина Валерьевна донор кадрларын комплектлау бүлеген җитәкли.

«Безгә кан донорлардан килә, һәм безнең бурыч – ул куркынычсыз һәм конкрет кешегә туры килерлек итеп эшләү. Без төрле пациентлар өчен эшлибез: кан салуга мохтаҗ  яңа туган балалардан алып авыр аварияләрдән яки операцияләрдән соң кешеләргә кадәр. Кайвакыт кан онкологик авыруларга, кайвакыт хатын-кызларга бала табудагы катлауланулар вакытында таләп ителә», – дип сөйли белгеч.

Аның сүзләренә караганда, һөнәрнең төп үзенчәлеге — игътибарлылык һәм төгәллек. "Һәр компонент тикшерелергә тиеш, һәр процедура — катгый рәвештә кагыйдәләр буенча башкарыла. Монда хата ярамый. Эш катлаулы, әмма бу безнең көндәлек тормышыбызның бер өлеше", – дип билгеләп үтә Ирина Валерьевна.

Медицинада ул 1988 елдан бирле. Хирургия бүлегендә санитарка булып эшли башлый, аннары Ижау дәүләт медицина академиясен «педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлый. Табиб-неонатолог һәм дерматовенеролог булып эшли. 2002 елдан кан үзәгендә эшли, ә 2010 елдан төп бүлекчәләрнең берсен җитәкли.

Ирина Валерьевна үзе Россиянең Мактаулы доноры һәм Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International