Алабуга: дарулар белән генә түгел, буяу китаплары белән дә дәвалыйбыз!

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Алабуга балалар поликлиникасында елмаеп дәвалыйлар.

Хәзер кечкенә пациентлар кабул итүне көтеп вакыт уздырып кына калмыйлар, сәламәтлек турында да күбрәк белә алалар.

Пациентның куркынычсызлык атнасына монда файдалы мәгълүмат белән буяу китаплары барлыкка килгән.

"Йокымны туйдырам", "Газировка урынына су эчәм"," Җиләк -җимеш һәм яшелчәләр ашыйм"," Күп хәрәкәтләнәм", "һәрвакыт кулларымны юам","Синдә нәрсә авырта, әйт һәм күрсәт " - яшь рәссамнарны шундый файдалы киңәшләр һәм кроссвордлар  көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International