Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумын ачу тантанасы булды.
Ачылышта Татарстан Рәисе катнашты. "Татарстан чараны уңышлы уздыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга әзер. Хуш киләсез!", – дип сәламләде катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.
Kazan Digital Week – 2025нең үзәк темасы итеп барлык тармакларны үстерү катализаторы буларак ясалма фәһем булдыру һәм кертү игълан ителде.
Ә без форумның мөһим юнәлешләренең берсе – сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр булуын искә төшерәбез.
Бу темага багышланган төп секцияләр иртәгә, 18 сентябрьдә узачак:
«Әйберләр Интернеты» пациентларның мониторингын ничек яхшыртачак?
- "ИТ-медицина карталары, ясалма фәһем базасында карарлар кабул итүгә ярдәм итү системалары һ. б.
- "Мәгълүматлар куркынычсызлыгы»
- "Дәвалауның роботлаштырылган системасы һәм ясалма фәһем навигациясе».
Форум 75 илдән, шул исәптән Беларусь, Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 20 меңгә якын катнашучыны җыйды.
Программа сылтамада: здесь