2025 елның 15 сентябреннән 21 сентябренә кадәр Азнакай район үзәк хастаханәсендә пациент иминлеге һәм сәламәтлек үзәкләрен популярлаштыру атналыгы (17 сентябрьдә Бөтендөнья пациент иминлеге көне уңаеннан) уза. Поликлиникаларның, бүлекләрнең, мәгариф оешмаларының медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар һәм акушеркалар бу көннәрдә үзләренең планеркаларын, киңәшмәләрен, медицина конференцияләрен пациентларның иминлеге мәсьәләләренә багышлыйлар.
.jpg)