Түбән Кама медицина көллияте волонтер-медиклары Түбән Кама шәһәренең Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белән берлектә «пациентлар сәламәтлеге»дигән чара үткәрделәр. Чара Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 2 нче поликлиникасы территориясендә оештырылды.
Чараның максаты - пациентларның иминлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм медицина бергәлегенең дә, пациентларның үзләренең дә, аларның туганнарының да гамәлләренең уртак теләктәшлеген хуплау.
