Тире-венерология диспансеры белгечләре Kazan Digital Week – 2025 форумы мәйданчыгында эшли

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика тире-венерология диспансеры Kazan Digital Week – 2025 форумы эшендә катнаша, ул «Казан Экспо» мәйданчыгында уза һәм тагын 2 көн дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, форумда дөньяның 75 иленнән 20 меңгә якын катнашучы теркәлгән.

Төп тема – барлык тармакларны үстерү өчен ясалма фәһем кертү.

Беренче көнне диспансер стендлары һәм уникаль аппаратларда диагностика белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Альмир Рәшид улы Абашев танышты.

Бары тик бер көн эчендә форум кунаклары һәм катнашучылары арасыннан 239 кеше фотосистема ярдәмендә барлык миңнәрне һәм тиренең пигментлы үзгәрешләрен тикшерә торган аппаратта диагностика процедурасын узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International