15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр Зәй район үзәк хастаханәсендә, бөтен илдәге кебек үк, пациентның иминлеге атналыгы уза. Чара 17 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья пациент иминлеге көненә багышланган.
Быел девиз болай яңгырый: "пациентларның иминлеге – баштан ук!». Бу сәламәтлек нигезе тормышның иң башында салына дигәнне аңлата, һәм безнең бурыч — теләсә нинди куркынычларны кисәтү.
Атна дәвамында безнең медицина хезмәткәрләре — табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар — куркынычсызлыкның төрле аспектларына: йогышлы авырулар контроленнән һәм дарулар билгеләү кагыйдәләреннән алып пациентлар өчен уңайлы атмосфера тудыруга кадәр багышланган планеркалар һәм киңәшмәләр үткәрделәр.
Аеруча игътибар — юлларда иминлек.
17 сентябрь көнне баш табиб Айдар Фатыйхов һәм хезмәтне саклау буенча белгеч Мәҗит Бакиев хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә үткәрделәр.