Түбән Кама РҮХ нейрохирургы Япониядә профессиональ стажировкада булды.

2025 елның 19 сентябре, җомга

Түбән Кама  район үзәк күппрофильле хастаханәсенең операция бүлеге мөдире Рөстәм Сәйфуллин шушы көннәрдә Япониядән кайтты.

Токиода ул бөтен Россиядән баш табиблар һәм сәламәтлек саклау җитәкчеләре делегациясе составында бер атна үткәрде. Рөстәм Ранасович дөньядагы иң яхшы медицина системасының эшен өйрәнде.

Эксклюзив интервьюда табиб көчле тәэсирләре һәм көтелмәгән ачышлары белән уртаклаша.

Кагыйдәләр мәдәнияте һәм сыйфат фанатизмы.

Россия табибларын шаккаттырган беренче әйбер – японнарның теләсә нинди эшкә үзенчәлекле якын килүе. «Алар сыйфат фанатлары, - дип билгеләп үтә Р. Сәйфуллин. – Бу тормышның теләсә кайсы өлкәсенә кагыла, ә медицинада бигрәк тә. Һәр процесс тикшерелгән, кагыйдә кәгазьдә генә язылып калмаган, ә тайпылышсыз үтәлә. Бу дисциплина һәм тәртип культурасына өйрәнергә кирәк".

Делегация милли Сәламәтлек саклау министрлыгында, хәзерге заман онкология диспансерында, тернәкләндерү үзәгендә һәм күп профильле хастаханәләрдә булды.

Рөстәм Сәйфуллин ясаган төп нәтиҗә гади: тәҗрибә уртаклашу бәяләп бетергесез. "Японнар оешманың иң югары дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә без Россия медицинасының динамик рәвештә үсүен һәм иң югары дәрәҗәдә диалогка әзер булуын исбатладык. Без яңа идеяләр белән генә түгел, дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезгә ышанып та кайттык".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International