Казанда «Яшәүгә таба 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

29 сентябрьдә Казанда Бөтендөнья йөрәк көненә (29 сентябрь) багышланган «Яшәүгә таба 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре:  Урицкий ис. парк, Гагарин ур., 49.

9.30 - 10.00 – 10 000 адым акциясендә катнашучыларны теркәү.

10.00 – 10.20 – акциянең тантаналы ачылышы. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш табибы, «Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм «ТР төньяк йөреш федерациясе» ТИО вәкилләре сәламләү сүзе.

10.20 - 10.30 - зарядка үткәрү (сәхнә).       

-Төньяк йөреш буенча мастер-класс («ТР төньяк йөреш федерациясе» ТИО вәкиле). 

10.30 – акциянең гомуми старты. Катнашучылар маршрутка чыга. (Волонтерлар һәр 500-1000 метр саен маршрутка алдан куелган.)

12.30 – катнашучыларны финишка җыю.

Акция вакытында «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның Региональ сәламәтлек үзәге эше оештырыла: кан басымын үлчәү, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен билгеләү, тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча индивидуаль консультацияләр бирү.

Татарстан Республикасында акцияне Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә һәм «Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм «ТР төньяк йөреш федерациясе» ТИО катнашында «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International