Кукмара район үзәк хастаханәсендә хәзерге заман УЗИ аппараты урнаштырылган

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Кукмара  район үзәк хастаханәсенә утратавыш тикшерүләре өчен яңа аппарат кайтты. Аны «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә сатып алганнар.

Хәзерге заман җиһазы поликлиниканың УЗИ кабинетында урнаштырылган һәм уңышлы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International