Бүген, 7 октябрьдә, Биектау районында Олы Көек һәм Татар Урматы авылларында тантаналы рәвештә ике фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетте.
Ремонт эшләрен башкаруга акча «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы нигезендә бүлеп бирелгән.
Яңа пунктларда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Рөстәм Хисаметдинов, Биектау үзәк район хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин һәм җирле халык булды.