Биектау район үзәк хастаханәсе медицина психологы Әмирә Гарәпшина көзге депрессияне мөстәкыйль җиңүнең төп ысуллары турында сөйләде.
1. Дөрес туклану – диңгез балыгының майлы сортлары, чикләвекләр, каты сыр, җиләк-җимеш, яшелчәләр, диңгез кәбестәсе. Сәламәт рацион үзеңне физик яктан яхшы хис итәргә һәм яхшы кәефтә булырга мөмкинлек бирә.
2. Нормаль йокы:
теләгән вакытта яки ничек килеп чыкса түгел, ә билгеле бер вакытта йокларга ятарга;
йоклар алдыннан яңалыкларны карамагыз, триллерлар тибындагы тискәре буяулы фильмнар – бу коточкыч хәлләр китереп чыгарырга мөмкин;
кичке аш иртә булырга һәм мул итеп әзерләнгән булмаска тиеш;
йокы бүлмәсен йоклар алдыннан җилләтергә, җылы ванна алырга, бал белән бер стакан җылы сөт эчәргә кирәк.
3. Физик йөкләнеш: ашыкмыйча йөрү, йөгерү, полисадникта эшләү, фитнес белән шөгыльләнү. Саф һавада ешрак булыгыз – ул матдәләр алмашын яхшырта һәм организмны кислород белән баета.
4. Позитив фикерләү: яхшылык турында уйлагыз, кешеләргә яхшылык эшләгез, елмаегыз, әйләнә-тирәдәгеләрдән яхшырак яклар эзләгез.
5. Үзегез теләгәнне эшләгез. Яраткан эш (хобби) уңай энергия бирәчәк, авыр хезмәт көненнән соң тизрәк Һәм яхшырак ял итәргә мөмкинлек бирәчәк, мәшәкатьләрдән һәм начар уйлардан читкә юнәлтәчәк.
6. Үзегезне шатландырыгыз, уңай хис-кичерешләр бүләк итегез. Мәсәлән, шопинг. Һәм моның нинди сатып алулар булачагы мөһим түгел, вак яки эре, әмма алар барыбер шатландырачак.
7. Сәяхәт, ресторанга бару, кино яки театр, дельфинарий кебек төрлелек тә уңай хис-кичерешләр бирә.
8. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, зарарлы гадәтләрдән һәм комплекслардан арыныгыз, барлыкка килгән соматик авыруларны вакытында дәвалагыз, стресслы ситуацияләрдән сакланыгыз.
9. Йорт хайваннары тотарга була: яраткан җәнлекләр кешеләргә терапевтик яктан уңай йогынты ясый.
Депрессиядән мөстәкыйль чыгу өчен үз тормышыңның һәр мизгелен бәяләргә кирәк. Ул бер тапкыр бирелә һәм, бернәрсә дә үтеп китмәсен өчен, аның белән ләззәтләнергә кирәк. Уңышсызлыкларга игътибар итәргә ярамый, теләсә нинди проблеманы глобаль дип санарга кирәк. Барысын да башыгыздан чыгарып ташлагыз, якыннарыгызны яратыгыз һәм кадерләгез, аралашыгыз, һәр минуттан ләззәт алыгыз!
Ачыктан-ачык әңгәмә кирәк булса, регистратура аша медицина психологы Гарәпшина Әмирә Искәндәр кызына язылыгыз: +7(84365)2-33-16.