Әлмәт район үзәк хастаханәсенең клиник (медицина) психологы Эльза Фәнис кызы Дилмөхәммәтовадан психик сәламәтлекне саклау өчен берничә киңәш:
Спорт һәм дөрес туклану. Баланслы туклану һәм уртача физик активлык кан тамырларын, нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта.
Сыйфатлы йокы. Тәүлегенә кимендә 7-8 сәгать йоклау организмга терелергә һәм стрессны җиңәргә ярдәм итә.
Хобби. Яраткан эше белән шөгыльләнү «шатлык гормоны» эшләп чыгаруга ярдәм итә.
Позитив аралашу. Шат күңелле кешеләр белән аралашу энергия бирә һәм кәефне яхшырта.
Хисләрне белдерә белү. Тискәре хисләр тупларга һәм үзеңә бикләнергә кирәкми; бу җитди психик тайпылышларга китерергә мөмкин.
Депрессияне мөстәкыйль рәвештә җиңәр өчен, тормышның һәр мизгелен бәяләргә өйрәнергә кирәк.