Капиталь ремонтның соңгы этабында Мамадыш район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Вадим Ильич Никитин һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Заһир улы Гарипов булдылар.
Делегация территорияне тышкы яктан төзекләндерүне һәм эчке яктан сыйфатлы бизәүне дә кертеп, башкарылган эшләрнең масштабын югары бәяләде. Карау барышында якын арада пациентларны кабул итә башлаячак яңартылган кабинетлар һәм палаталар җентекләп өйрәнелде.
Хастаханәнең баш табибы Руслан Гарипов бүлекнең әзерлек дәрәҗәсе югары булуын шәрехләде: "Без бик зур эш башкардык һәм бүген көтелгәннән дә артып киткән нәтиҗәне күрәбез. Пациентлар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә хәзерге заман таләпләренә туры килә торган, уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырылган».
Капиталь ремонт республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды. Район хастаханәсе коллективы РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Петрович Ивановка һәм Мамадыш районы башлыгы Вадим Ильич Никитинга олы рәхмәтләрен җиткерә.
Яңартылган йогышлы авырулар бүлеген ачу медицина ярдәменең сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрергә һәм район халкын йогышлы авыруларны диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман һәм нәтиҗәле ысуллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүлекне ачу һәм аны файдалануга тапшыру тантанасы якын арада планлаштырыла.