Өлкәннәр ункөнлегендә Чистай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы хезмәткәрләре Александровка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Черножуковка профилактик тикшерү үткәрделәр. Бу күчмә медицина тикшерүе үз гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешегә аерым игътибар һәм хөрмәт күрсәтү булды. Өйдә мондый медицина тикшерүен оештыру - ул медицина ярдәме күрсәтү генә түгел, ул өлкән буынга, героик үткәннең шаһитына кайгыртучанлык һәм рәхмәт белдерү.
Медиклар күчмә диспансеризация кысаларында кан басымын үлчәгәннәр, глюкоза, холестерин дәрәҗәсен билгеләү өчен кан алганнар һәм электрокардиограмма ясаганнар.
- Халыкның гомер озынлыгын арттыру – «Демография»милли проектының бурычларының берсе. Сәламәтлекне сакларга, борчулы симптомнарны ачыкларга вакытында диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр ярдәм итә. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре мөстәкыйль рәвештә табиблар участогына, поликлиникаларга барып җитә алмаганга, табиблар аларны өйләрендә тикшерә, – дип сөйләде гериатр-табиб Турсунали Жумаев.
Тикшерү барышында рекомендацияләр бирелде. Белгечләр 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Андреевичның рухи ныклыгын һәм акыл ачыклыгын, аның оптимизмын һәм тормышка кызыксынуын билгеләп үттеләр. Ветеран медицина хезмәткәрләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде, Александровка авылы ФАП фельдшеры Елена Шәрифуллинаны аерым билгеләп үтте: «Ул һәрвакыт минем янга керә, хәлемне сораша. Кайгыртуы өчен рәхмәт».