Түбән Кама медицина көллияте студентлары дүртенче катта янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булыштылар (Мәктәп бульвары, 3 нче йорт адресы).
Нина Глухова белән Ләлә Ситдыйкова, йорт яныннан узып барганда, төтен күреп, подъездга йөгерәләр. Алар халыкка куркыныч турында хәбәр итү өчен ишекләрне шакый һәм шалтырата башлыйлар, аларга һәм аларның өй хайваннарына йорттан чыгарга ярдәм итәләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәннән соң, студент кызлар янгын урыныннан китмиләр һәм янгын сүндерүчеләргә һәм яшәүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер иделәр.
Янгын сүндерүчеләр студент кызларга рәхмәт белдерделәр: "Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны коллективыннан Нина белән Ләләгә кыюлыклары һәм тапкырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ата-аналарына һәм укытучыларга һөнәре буенча киләчәктә кешеләрнең гомерләрен саклап калырга насыйп булган батыр һәм ярдәмчел кызлар тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсебез килә. Әмма кызлар киләчәкне көтеп тормадылар, ә моңа хәзер үк керештеләр».
Нина белән Ләлә лаборатор диагностика белгечлеге буенча икенче курста укыйлар. Беренче курстан кызлар «волонтер-медиклар» волонтерлык хәрәкәтенә керде. Һәм алар билгеләп үткәнчә, «волонтерлык – ул ниндидер һөнәри күнекмәләрне эшкәртү генә түгел, бу күңел һәм йөрәк күнегүләре, автоматизм дәрәҗәсендә эшли торган яхшылык эшләү теләге».