Яр Чаллы медицина көллиятендә «Сугыш балалары: ак халатлы геройлар» күргәзмәсе ачылды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Фотопроект икенче тормыш алды. Аның нигезендә – сугышны кичергән медикларның чын тарихлары. Сурәтләрдә – хәтта алгы сызыкта да кешелеклелекне саклап калучыларның йөзләре.

Көллиятнең талантлы студентлары фронт рәссамнары Марат Самсоновның «Апакай» («Сестрица») һәм Борис Неменскийның «Машенька» картиналарындагы геройлар образларын җанландырып, аларга хисләр һәм җылылык керттеләр. Виктор Некрасовның «Сталинград окопларында»повесте буенча яраланган сугышчыны коткару эпизодының инсценировкасы аеруча тәэсир итте.

«Сугыш елларында медиклар» стенды тәкъдим ителде: табибларга һәм шәфкать туташларына хөрмәт. Педагог Ләйсән Шаһвәлиева билгеләп үткәнчә, проект буыннар элемтәсен саклап калырга һәм студентларга һөнәри батырлык үрнәкләрен күрсәтергә ярдәм итә.

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе ярдәмендә әзерләнгән фотопроект ачылу кульминациясе булды. Күргәзмәдә медикларның портретлары — батырлык, шәфкатьлелек һәм һөнәргә тугрылыкның чын тарихлары тәкъдим ителгән. Кунаклар арасында проектта катнашучы, 43 ел балалар табибы булып эшләгән Әсра Шиһабетдинова да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International