Л.Н.Ганиева исемендәге 4нче поликлиника хезмәткәрләре күнегелгән эшләрен вакытлыча калдырып, шәһәр өмәсендә катнашты. Эш коралларын: себеркеләрне, көрәкләрне, тырмаларны кулга алып, территорияне чистарту эшләрен бергәләп башкардылар.
Коелган яфракларны җыештырдылар, газонны чистарттылар, тирә-яктагы юлларны тәртипкә китерделәр.
Шулай ук поликлиника кабинетларында һәм холлларында генераль җыештыру эшләре башкарылды.
Эш һәркемгә зур рәхәтлек китерде. Өмә күңелле һәм нәтиҗәле үтте һәм чираттагы мәртәбә дус коллективны берләштерде.
Гадәттәгечә, чара поликлиниканың профсоюз комитеты оештырган чәй эчү белән тәмамланды.