Татарстан табибы Пирогов орденына лаек булды

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хирургы Вадим Горбуновны Пирогов ордены белән бүләкләде.

Пирогов ордены белән Россия Федерациясе гражданнары гадәттән тыш хәлләр, эпидемияләр, хәрби хәрәкәтләр шартларында һәм тормыш өчен куркыныч янаган башка шартларда медицина ярдәме күрсәткәндә фидакарьлек өчен бүләкләнәләр.

Вадим Александрович махсус хәрби операция уздыру зонасында үзенең профессиональ бурычын намус белән үти. Яралы сугышчыларны коткарып, өч елга якын госпитальдә хирург булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International