Балалар республика клиник хастаханәсендә тумыштан күз патологиясе булган балада күз эче басымын төшерү буенча уникаль операция уздырылды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

 Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре диод-лазерлы транссклераль циклокоагуляция — моңа кадәр Татарстан Республикасында балаларга беркайчан да үткәрелмәгән медицина тыкшынуы башкарды.

Операцияне Татарстан Республикасының штаттан тыш баш балалар офтальмологы Алексей Расческов һәм Балалар республика  клиник хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире Фәрит Гыйльманов башкарды.

Пациент – күз алмасы үсешенең нәселдән килгән аномалиясе булган бала, моңа кадәр челтәр катлау өзелүе, күз ясмыгын алмаштыру һәм тумыштан килгән глаукома буенча берничә тапкыр операция ясалган. Алдагы операцияләрдән соң берничә ел узгач, авыру яңадан үзен сиздергән – күз эчендәге басым критик дәрәҗәгә кадәр күтәрелгән.

Бу очракта классик антиглаукоматоз операцияләр гаять куркыныч була: алар челтәр катлауның кабат өзелүенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә табиблар хәзерге заман сакчыл лазер операциясен күз алмасын ачмыйча үткәрергә карар кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International