Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсендә эш визиты белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча баш неврологы Динә Рөстәм кызы Хәсәнова булды.
5 нче шәһәр хастаханәсе базасында булган инсульт белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тикшереп тору буенча делегация сәфәрендә, инсультологияне үстерү перспективалары турында фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Вәлиулла улы Сәйхунов, штаттан тыш баш невролог Тимур Илдус улы Хәйбуллин катнашты.
Баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Ольга Валерьевна Сәлахова һәм 1 нче неврология бүлеге мөдире Хуҗиакбар Закир улы Сапаров кунакларны инсульт белән авыручы пациент маршруты буенча кабул итү бүлегеннән, компьютер томографиясе кабинетыннан алып бардылар, аннары интенсив терапия палаталары, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган пациентлар өчен кан тамырлары үзәген, инсульттан соң тернәкләндерү залларын карадылар. 5 нче шәһәр хастаханәсе стационарының яңа бинасы төзелеп беткәч, төбәк кан тамырлары үзәген ачуның перспективалы планы буенча киңәшмә уздырылды.
Ольга Валерьевна кунакларга баш мие кан әйләнеше кискен бозылган пациентларны диагностикалауның, дәвалауның хәзерге заман ысуллары буенча тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде. Алар киләчәктә хастаханәнең медицина практикасына кертеләчәк.
.jpeg)