Әлмәт халкына сәүдә үзәгендә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иттеләр

2025 елның 7 ноябре, җомга

Бәйрәм көнендә – 6 ноябрьдә 11:00 дән 15:00 сәгәтькә кадәр "Панорама" эре сәүдә үзәгендә өлкән халыкны гомуми диспансерлаштыру һәм гриппка каршы вакцинация буенча акция узды.

Әлмәт  район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре үзәккә килүчеләрне медицина тикшерүе узарга чакырдылар. Өченче катта теләгән һәркем анкета тутыра һәм бушлай тулы медицина тикшерүе уза алды, аңа канның гомуми анализы, глюкоза һәм холестерин анализы, простата специфик антиген анализы, тизәкне яшерен канга  тикшерү, электрокардиограмма (ЭКГ), кан басымын үлчәү һәм, кирәк булганда, өстәмә анализларга юлламалар алу керә иде.

Тикшерү нәтиҗәләрен ике көннән поликлиникага мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Шулай ук гриппка каршы вакцинация узу мөмкинлеге бирелде, чөнки иммунизация кампаниясе төгәлләнеп килә. Россиядә диспансерлаштыруны «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International