«Ашкайнату һәм сулыш системасы авыруларын диагностикалауда һәм дәвалауда мультидисциплинар алым» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә чакырабыз
Конференция профессор В.Ю. Муравьев истәлегенә багышлана.
Дата: 2025 елның 14 ноябре
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 1 йорт, Гранд отель Казан
Чарада теркәлү һәм программа: muravyevforum.ru
Программада ашказаны-эчәк тракты органнарының төрле патологияләрен эндоскопик дәвалауның алдынгы методикалары турында сүз барачак. Онкологик авырулар вакытында да, яман шеш алды халәтләрендә дә эндоцитоскопия мөмкинлекләре, ашказанының яман шеш патологиясен диагностикалау һәм дәвалауның эндоскопик методикалары һәм башкалар турында мәгълүмат биреләчәк.
Шулай ук эчәклекнең киң таралган авырулары, мәсәлән, үңәч һәм ашказаны эпителиаль шешләре, ялкынсыну авырулары һәм калын эчәклекнең эпителиаль шешләре һәм башкалар мәсьәләләре буенча докладлар тәкъдим ителәчәк.
Әлеге чараның үзенчәлеге шунда ки, бер үк патология дәвалау-диагностика процессының төрле этапларында пациент белән шөгыльләнүче белгечләр позициясеннән каралачак.