Казанның 21 нче поликлиникасында Удмуртия делегациясе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагының эш тәҗрибәсе белән танышу максатында булды.
21 нче Шәһәр поликлиникасы баш табибы Владимир Филатов кунакларны учреждение бүлекчәләре белән таныштырды, мөдирләр белән аралаштылар.
Профилактика, медицина реабилитациясе бүлеге аеруча кызыксыну уятты, анда бассейн, кардиотренажер залы, ДФК һәм механотерапия залы бар.
Делегатларны колл-үзәк эшчәнлеге һәм поликлиниканың эш принциплары белән таныштырдылар.
Кунаклар халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең киң мөмкинлекләрен югары бәяләделәр.
Делегация составында:
Соколова Наталья Вадимовна – Удмуртия Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары
Школяр Артем Сергеевич – Удмуртия Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары
Баженова Ольга Сергеевна – «Красногорск район хастаханәсе» УР БССУ баш табибы
Иванов Алексей Владимирович - «Республика клиник онкодиспансеры» УР БССУ баш табибы
Перминова Альбина Аркадьевна - «Игринск район хастаханәсе» УР БССУ баш табибы һ. б.