Чистай район үзәк хастаханәсендә яңа маммограф эшли башлады

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсенә яңа цифрлы рентген маммографы кайтты.

Аппарат Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләренең медицина җиһазларын модернизацияләүнең республика программасы буенча (Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән) сатып алынган.

 «Маммоскрин» маммографы радиация тәэсире дозасы киметелгән очракта сурәтләрнең сыйфаты яхшырган булуы белән аерылып тора. Бу сөт бизләре тукымаларының патологик үзгәрешләре үсешенең башлангыч стадияләрендә дә төгәлрәк диагностик мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.

Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә даими маммография күкрәк онкологиясен иртә ачыклауның иң ышанычлы ысулы булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International