Сыйфат көне - 13 ноябрь

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы 10-16 ноябрь көннәрендә уза. Сыйфат көне - 13 ноябрь.

Сыйфат көне девизы: «Россия – Сыйфат билгесе булган ил».

Сыйфат – Россиянең көчле икътисадының һәм аның гражданнарының чәчәк атуының нигезе ул. Ул кешеләрнең иминлегенә ирешүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки аларның үз-үзләрен тормышка ашыру һәм талантларын ачу өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирә.

Мондый мохиттә яшәү һәм эшләү – үсеш һәм алга таба бару өчен яңа мөмкинлекләргә ия булу дигән сүз.

Товарларның, хезмәтләрнең, процессларның югары сыйфаты бүген инде хәзерге Россиянең символына әверелде, аның дәүләт сәясәте ил эчендә үзебезнең продукциягә ышанычны ныгытуга һәм халыкара аренада аның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Россиядә сыйфат көне тормыш сыйфатының төп өлешләренә: әйләнә-тирә мохиткә, социаль өлкәгә, сәламәтлек саклауга, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибарны җәлеп итәргә һәм үзебезнең ил товарларын җитештерүчеләрнең, хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәүдә челтәрләре вәкилләренең һәм үз сайлавы белән базарны формалаштыручы кулланучыларның ачык әңгәмә мәйданчыгына әверелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International