Бүген Альмир Рәшит улы Абашев Кама Тамагы районының 2025 елда төзелгән Осинники ФАПын карады. Ул бистәдә яшәүчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм барысына да ныклы сәламәтлек теләде.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов шулай ук Осинники халкын котладылар.
Фельдшер-акушерлык пунктын «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчасына торгызганнар. Ул 160 кешегә хезмәт күрсәтә, Кама Тамагы район үзәк хастаханәсенә кадәр ара 51 км тәшкил итә. Фельдшер Шәрәфетдинова Мария Анатольевна инде күп еллар эшли һәм халык арасында зур ихтирамга һәм ышанычка ия.
Бистәдә яшәүчеләр бергәләп яңа социаль объектны карарга килделәр, аларның торак пунктында да хәзерге заман яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килүгә бик шат, ул пациентлар һәм медицина персоналының уңайлы торуы өчен кирәкле барлык таләпләргә һәм нормаларга тулысынча туры килә, диагностик тикшеренүләр үткәрү, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм медицина процедураларын үтәү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.