Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры эш сәфәре белән Кама Тамагы районында булды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Кичә Альмир Рәшит улы Абашев берничә объектны карап чыкты, алар арасында – Чаллы авылында 2025 елда төзелгән ФАП.

Кама Тамагы район  үзәк хастаханәсенең Чаллы ФАПында хәзерге заман медицина җиһазлары һәм мебель бар.

Объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү кысаларында төзелгән.

ФАП 155 кешегә хезмәт күрсәтә, Кама Тамагы  район үзәк хастаханәсеннән ераклыгы – 35 км.

Фельдшер Галимҗанова Алсу Гариф кызы Чаллы авылында 2007 елдан бирле эшли, ә гомуми медстаж 40 елга якын.

Биредә яшәүче Гөлфия Гомәрова фельдшер турында бик уңай фикер әйтә: "Бик яхшы күңелле, көндез дә, төнлә дә ярдәмгә килергә әзер. Без аңа бик рәхмәтле. Әлбәттә, бездә яңа матур хәзерге заман фельдшер-акушерлык пункты ачылуга барысы да бик шат. Без анда киләчәкбез, сәламәтлегебезне кайгыртачакбыз. Барыгызга да рәхмәт!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International