Махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм

2025 елның 14 ноябре, җомга

Алабуга  район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев исеменә яр буе сагының 126 нчы аерым гвардия бригадасыннан Рәхмәт хаты килде.

Сугышчылар Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективы тарафыннан хәрбиләребезгә көн саен күрсәткән ярдәмнәре һәм гуманитар ярдәмнәре өчен тирән рәхмәтләрен белдерәләр. Хатта бу ярдәмнең гаять зур әһәмияткә ия булуы ассызыклана: ул солдатларны кирәкле ресурслар белән тәэмин итеп кенә калмый, куелган бурычларны нәтиҗәлерәк үтәргә дә булыша, шулай ук, иң мөһиме, авыр минутларда аларның рухын саклый.

Әйтергә кирәк, Алабуга район үзәк  хастаханәсенең профсоюз комитеты  махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк безнең сугышчыларга актив ярдәм итә. Поликлиника хезмәткәрләре гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җыйганнар: юрганнар, пледлар, урын-җир, сөлгеләр, оекбашлар, - һәм аны алга таба  илтү өчен гуманитар штабка алып килгәннәр.  Коллектив бик кирәкле окоп шәмнәре ясауга китәчәк консерв банкаларын җыюны актив дәвам итә.

Шулай ук "Талисман" тест прототиплары сатып алына һәм тапшырыла, термоюрганнарга заказ бирелгән.

• Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен даими рәвештә очрашулар һәм чәй эчүләр оештырыла.

• Ирләре һәм уллары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсе коллективында туганнары СВО зонасында хезмәт итүче 32 хезмәткәр бар.

Берничә тапкыр Алабуга РҮХ профсоюз комитеты бу мөһим һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International