Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студенты Ячменева София Татарстан Республикасының Түбән Кама районын Малайзиянең Куалп-Лумпур шәһәрендәге Халыкара лагерьда тәкъдим итте.
Лагерьда катнашучылар дипломатия, медиа, спорт һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек проектларын эшләделәр, тематик мастер-классларда һәм экспертлардан лекцияләрдә катнаштылар, үзләренең мастер-классларын уздырдылар, уртак мәдәни чаралар аша ике илнең гореф-гадәтләре белән таныштылар, инглиз телен камилләштерделәр.
Әлеге проектның уңышы Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм Татарстан Республикасының Беренчеләр хәрәкәте, шулай ук Малайзиянең халыкара яшьләр үзәге һәм Малайзия яшьләр советы партнерлары ярдәмендә мөмкин булды.
Мондый хезмәттәшлек дәлилләде: дуслык теле — универсаль тел, һәм нәкъ менә ул яшьләргә илләр арасында күперләр төзергә ярдәм итә!
