Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Тәмте табиб амбулаториясенә һәм Кама Тамагындагы поликлиниканың икенче катына капиталь ремонт ясауны бәяләде.
Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы акчаларына башкарылды.
Альмир Рәшит улы Абашев Тәмте авылындагы амбулаториядә һәм Кама Тамагы поликлиникасында булганнан соң үзгәртеп корулардан соклануын белдерде, әмма иң мөһиме – пациентлардан һәм медицина хезмәткәрләреннән уңай бәя алу.
Тәмте амбулаториясенең икенче катында процедура кабинетлары, шулай ук көндезге стационар палаталары урнашкан. Ремонт эшләре барышында тәрәзәләрне, идән плиткаларын алыштырдылар, яктырту, стеналарны бизәү эшләрен башкардылар. ТР сәламәтлек саклау министры палаталарда булган пациентлар белән аралашты, алар барлык яңартуларны уңай бәяләделәр.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында башкарылган эшләр масштабы шактый зур. Медицина учреждениесенең эшен туктатмас өчен, ремонт икенче катта башкарылган. Участок терапевтлары һәм тар белгечләр кабинетлары шәһәрнең эре клиникаларындагы кебек күренә, бизәлеш хәзерге заман материаллары белән башкарылган, бина өстәмә рәвештә җылытылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Ремонттан соң биредә яктырак һәм уңайлырак булды.
Альмир Рәшит улы табиблар белән аралашты, эш мәсьәләләре турында фикер алышты.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов АР-строй төзелеш фирмасы җитәкчесе Гадел Гомәровка Рәхмәт хаты тапшырды һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.