Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының XV конференциясе эше төгәлләнде

2025 елның 14 ноябре, җомга

Ачылышта катнашучыларны Алексей Кубанов, Россия дерматовенерологлар һәм косметологлар җәмгыяте президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Дерматовенерология һәм косметология дәүләт фәнни үзәге» ФДБУ директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, дерматовенерология хезмәте халыкның сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный һәм конференция эше сәламәтлек саклауның алга таба үсешенә, хәзерге заман медицинасында алдынгы технологияләр һәм методикалар таралуына ярдәм итәчәк.

Шулай ук сәламләү сүзләре белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Россия өстәмә Һөнәри белем бирү медицина академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ филиалы – Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов та мөрәҗәгать итте.

Тантаналы ачылыш вакытында, фәнни программа башланыр алдыннан, Республика клиник тире- венерология диспансеры хезмәткәрләрен мактаулы хезмәтләре, тугрылыклары һәм дерматовенерология хезмәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен бүләкләделәр.

2 көнлек бай фәнни программада табиблар киң таралган дерматозларны һәм урогениталь инфекцияләрне диагностикалау һәм терапиянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сирәк һәм кызыклы клиник очраклар белән таныштылар. Конференцияне оештыручылар практик табибларда куллану өчен мөһим булган иң актуаль темалар буенча секция утырышларының бай программасын әзерләделәр.

Конференция эшендә Россия Федерациясе төбәкләренең тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, академиклар, профессорлар, табиб-дерматовенерологлар катнашты. Конференциядә табиблар саны 400 гә якын кеше тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International