Балалар республика клиник хастаханәсендә нейросонография буенча квалификация күтәрү циклының йомгаклау дәресе узды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Балалар республика клиник хастаханәсендә Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән ультратавыш диагностикасы табиблары өчен «Нейросонография» квалификация күтәрү циклының йомгаклау дәресе тәмамланды. Йомгаклау очрашуы бүген  Балалар республика клиник хастаханәсенең симуляция кабинетында узды, анда тыңлаучылар курсның төп темалары турында фикер алыштылар һәм укуга йомгак ясадылар.

Цикл кысаларында табиблар яңа туган һәм кечкенә яшьтәге балаларда баш миенең утратавыш диагностикасы буенча белемнәрен тирәнәйттеләр, актуаль алымнарны һәм типик диагностик катлаулы очракларны тикшерделәр, шулай ук учреждение белгечләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.

Укулар тәмамлангач, катнашучылар аттестацияне уңышлы уздылар һәм программаны үзләштергән өчен бүләкләнделәр. Укытучылар табибларның кызыксынуын һәм балалар нейросонографиясе өлкәсендә компетенцияләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

«Нейросонография» программасы яңа туган һәм кечкенә яшьтәге балалар белән эшләүче белгечләр арасында ихтыяҗлы булып кала, ә симуляцион укытуны куллану әзерлекне максималь нәтиҗәле һәм практик юнәлешле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International