Казанда («Мега» сәүдә үзәгендә) ТР ССМ җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге оештырган масштаблы профилактика акциясе узды.
Чара Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә (14 ноябрь) туры китерелде һәм халыкка әлеге авыруны профилактикалау һәм контрольдә тоту ысуллары турында мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлдерелде.
Шәһәр халкы өчен киң программа әзерләнгән иде: катнашучылар бушлай кан басымын үлчәделәр һәм кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсенә экспресс-анализ уза алдылар, тиз арада нәтиҗәләр һәм сәламәтлекләре буенча киңәшләр алдылар.
