Сәламәтлек саклау өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм тәҗрибәне өйрәнү максатында Казахстан делегациясе Мамадыш район үзәк хастаханәсендә эш визиты белән булды. Аның составына Әсел Корбанбәк кызы Бекарыстанова һәм Гөлзирә Отаровна Доланова кергән.
Делегация визитының төп максаты – дәвалау учреждениесенең эшен оештыру, диагностика һәм дәвалауның хәзерге заман ысуллары белән танышу, шулай ук беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү практикасын өйрәнү, шул исәптән авыл җирлегендә дә.
Визит программасы нигезендә, кунаклар хастаханәнең төп бүлекләренең һәм кабинетларының эше белән җентекләп таныштылар. Администрация хезмәткәрләре баш табиб Руслан Заһир улы Гарипов җитәкчелегендә хезмәттәшләре өчен экскурсия үткәрделәр, аның кысаларында анестезиология-реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең, терапия, гемодиализ бүлекләренең, көндезге стационарның, эндоскопия бүлегенең һәм операция блогының, шулай ук компьютер томографиясе һәм ЭКГ кабинетларының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Делегация вәкилләрендә гомуми практика табиблары бүлегендә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны кабул итү өчен махсуслаштырылган кабинетта булу аеруча кызыксыну уятты.

Визитның мәдәни өлешендә Мамадыш районының сәламәтлек саклау тарихы музеена экскурсияне булды, анда кунаклар Мактаулы кунаклар китабында җылы теләкләр калдырдылар.
Районның сәламәтлек саклау системасы турындагы картинаны тулыландыру өчен, делегатлар танышу максатларында Түбән Ушма табиб амбулаториясендә һәм Югары Яке фельдшер-акушерлык пунктында булдылар.
Сәфәрнең нәтиҗәсе булып Мамадыш район үзәк хастаханәсе баш табибы Руслан Заһир улы Гарипов җитәкчелегендә делегация әгъзалары һәм хастаханә администрациясе хезмәткәрләре катнашында эшлекле киңәшмә булды.

Киңәшмәдә чыгыш ясап, делегация вәкилләре хастаханә эшен оештыруга югары бәя бирделәр, бүлекләрнең җиһазландырылуын һәм коллективның профессиональлеген билгеләп үттеләр, шулай ук җитәкчелеккә һәм хезмәткәрләргә җылы һәм кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Делегация визиты нәтиҗәле үтте һәм барлык катнашучыларда да уңай тәэсир калдырды.