27 ноябрьдә Мәскәү шәһәренең Җиңү музеенда "Донор коды. Ватанны саклаучылар" Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды.
2025 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Февральдә Сәламәтлек саклауны үстерү милли фонды Кан һәм сөяк мие донорлыгы буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы карамагындагы координация советы, Федераль медицина-биология агентлыгы һәм «Россия Кызыл Хачы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Донор коды. Ватанны саклаучылар" Бөтенроссия акциясе башланды.
«ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ илебезнең 65 төбәге һәм Беларусь Республикасы белән беррәттән игълан ителгән тематик ел кысаларында уздырыла торган чараларда актив катнашты.
9 июньдә Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды, анда кан үзәге «Кан донорлары – Җиңү варислары» истәлекле медале белән бүләкләнде.
27 ноябрь көнне Кан үзәге «Донор хәрәкәте елъязмасы» номинациясендә лауреат булды.
Әлеге акция Татарстанда югары дәрәҗәдә узды, бу Президент грантлары фонды ярдәмендә сәламәтлек саклауны үстерү милли фондының дүртенче проекты, анда «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ катнаша һәм кан донорлыгы мәсьәләләрендә лаеклы бәяләнә торган иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша.