СПИД-үзәк табибы мәктәп укучыларына ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында искә төшерде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

"Адымнар" полилингваль мәктәбендә хәзерге заманның иң актуаль темаларының берсенә – ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга багышланган мавыктыргыч һәм белем арттыра торган лекция булды. Укучылар белән белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга табиб-эпидемиолог Илья Рачков килде.

СПИД үзәге табиб-эпидемиологы теманы реаль тормыш ситуацияләре контекстында тәкъдим итте, белем – ул саклануның төп коралы, дип ассызыклады. Вирус йоктыру юллары, аны профилактикалау ысуллары, тест узу методлары һәм хәзерге заман дәвалау принциплары кебек мөһим аспектларга кагылды. Илья Рачков игътибарны хәбәрдарлыкның куркынычсыз яшәү рәвешенә һәм ВИЧ таралуны булдырмауга ачкыч булуына юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International