«ФиджиталКвест» инновацион медицина ярышлары делегациясе Республика балалар клиник хастаханәсендә булды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

«ФиджиталКвест-2025» Бөтенроссия ярышын уздыру вакытында кайбер медицина белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары Республика балалар клиник хастаханәсендә танышу визиты белән булдылар.

Делегация катнашучылары өчен Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология үзәге бүлекчәләренә  экскурсия оештырылды. Моннан тыш, кунакларга кечкенә пациентларны дәвалау процессында кулланыла торган өр-яңа җиһазларны һәм технологик карарларны, шулай ук булачак сәламәтлек саклау белгечләрен әзерләүне күрсәттеләр.

«ФиджиталКвест-2025» – Россиядә виртуаль чынбарлык һәм физик имитация элементларын берләштерүче инновацион медицина ярышлары. Олимпиада барышында югары һәм урта һөнәри белем бирүче медицина уку йортларын тәкъдим итүче студентлар симуляцион технологияләр (VR-күзлек, роботлаштырылган пациент) кулланып ярышалар.

Олимпиада биремнәре VR/XR-симуляцияләрне генә түгел, ә катнашучыларга үзләренең гамәли осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булган реаль станцияләрне дә колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International