25 апрельдә Казанның 2 нче балалар шәһәр поликлиникасында шимбә өмәсе булып узды.
Гомумшәһәр өмәсе кысаларында балалар поликлиникасы хезмәткәрләре территорияне һәм эш урыннарын җыештыруда катнаштылар.
Без тәртип һәм чисталык урнаштырып кына калмадык, барыбыз бергә уңай хис-кичерешләр дә алдык!
